(3 октябрь, 2016 ел) Татарстан Республикасы территориясендәге халыклар Дуслыгы Йортларының барлык площадкаларында да Россиякүләм «Зур этнографик диктант» («Большой этнографический диктант») акциясе узачак. Әлеге чара өчен Татарстанда барлыгы 20 төрле площадка каралган.
Иртәгә, ягъни 4 октябрь көнне Тәтеш, Нурлат, Түбән Кама, Менделеевск, Лениногорск шәһәрләре Дуслык Йорталарында һәм Казандагы Татарстан халыклары Дуслык Йортында 500дән артык кеше тест үтә алачак. Яр Чаллының «Чишмә» («Родник») халыклар Дуслыгы Йорты акцияне Мулланур Вахитов исемендәге №2 Гимназия территориясендә уздыра.
45 минут эчендә диктант язучылар 30 биремнән торган тест башкарырга тиеш булалар. Барлык биремнәрне башкарганнан соң максималь 100 балл тупларга мөмкин. Диктантны 15 яше тулган һәркем яза алачак.
Тест эшләүдә катнаша алмаганнар 4 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башланачак онлайн-тест үтә алачак. Динктантның нәтиҗәләре, биремнәрнең дөрес җаваплары һәм типик хаталарның аңлатмасы 2016 елның 4 нояберендә www.miretno.ru сайтына эленәчәк.
Тактарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге