(11 октябрь, 2016 ел) Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы 15 октябрь көнне «Балаларга бергәләп булышыйк!» хәйрия базары үткәрә. Әлеге акция Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе белән берлектә оештырыла.
Базарда теләгән һәркем тукыма, бизәнү әйберләре, пыяладан ясалган эшләнмәләр, сувенир, азык-төлек һәм эчемлекләр ала алачак. Хәйрия базарында катнашучылар арасында бүләк уйнату да каралган.
Шулай ук «төркия авиалинияләре»ннән билет, Гёкдениз Карадениз автографы куелган «Рубин» футбол клубы продукциясе, чара партнерларыннан купоннар уйнатылачак.
Базарга керү бәясе 50 сум. Башлана 15 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге