(18 октябрь, 2016 ел) Мамадыш шәһәрендә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Ассамблея Советының көзге күчмә утырышы үтте. (ФОТО)
Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, милли-мәдәни автономияләр, Татарстан халыклары Ассамблеясы филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, шулай ук ТР муниципаль районнарында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы булган бүлек вәкилләре катнашты.
«Бу елгы эшчәнлегебезгә йомгак ясарга вакыт җитте, — дип башлады пленар утырышны Фәрит Мөхәммәтшин. — Иң мөһиме – Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм аның республика районнары һәм шәһәрләрендә урнашкан филиаллары Татарстанда яшәүче барлык халыкларның берләшү урыны булып формалашты».
Сүзен дәвам итеп, Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйтте һәм Мамадыш районында милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча күп көч кулланылуы турында искәртте.
«Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең кайбер үзенчәлекләргә ия: аларның төгәл нәтиҗәләре юк. Шулай ук алар һәрчак игътибар таләп итәләр, аеруча да кризис вакытында, — дип сөйләде Дәүләт Советы рәисе. — Халыкара кыенлыклар вакытында тыныч һәм дустанә мөнәсәбәтләргә ирешү аеруча да мөһим эш. Безнең төп бурычларыбызның берсе — республикада милләтара татулыкны саклау».
Фәрит Мөхәммәтшин балалар үз туган телләрен, мәдәният һәм гореф-гадәтләрен онытмасыннар өчен алар белән күберәк эшләргә, Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре базасында яңа бүлекләр ачарга кирәклеген әйтте. Бу юнәлештә милли-мәдәни автономияләргә активрак булырга кушты.
Көн тәртибе буенча утырышта 5 сорау каралды. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов район территориясендә Дәүләт милли сәясәте ничек алып барылу турында сөйләде. Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина Түбән Кама халыклары Дуслык Йорты базасында җирле милли-мәдәни оешмалар белән баручы эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Ассамблея вәкиллекләре, республика районнары һәм шәһәрләрендәге халыклар Дуслыгы Йортлары белән берлектә барган Татарстан халыклары Дуслык Йорты эшчәнлеге механизмнары турында аның директоры Ирек Шәрипов сөйләде.
«Дуслык Йорталының материаль-техник базасын ныгытырга кирәк, — дип чыгыш ясады Ирек Шәрипов. — Аеруча да автотранспорт белән тәэмин итү проблемасы борчый».
Шулай ук ул «Татарстан — туган йортыбыз» милли-мәдәни фестивале һәм «Зур этнографик диктант» кебек республикакүләм һәм россиякүләм чараларны оештыру һәм үткәрүдә актив әвештә ярдәм күрсәткән халыклар Ассамблеясы филиаллары һәм вәкиллекләре, республика районнары һәм шәһәрләрендә урнашкан Дуслык Йортларына рәхмәтен белдерде.
«Татарстанга ел саен 100 меңнән артык чит ил вәкилләре килә, һәм ел саен аларның саны артканнан арта, — дип сөйләде миграция сәясәте буенча ясаган чыгышында ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Аманов. — Бу елның 9 ае эчендә 181 650 чит ил вәкиле куелган (узган елга караганда 8,4% күберәк). Гадәттәгечә Татарстанга күпләп килүчеләр Үзбәкстан (60 меңнән артык), Таджикистан (21 меңнән артык), Украина (8 меңнән артык), Әзербайҗан (8 меңнән артык), Кыргызстан (6 меңнән артык), Казахстан (6 меңнән артык), шулай ук Төркия (10 меңнән артык) һәм Кытай (7 меңнән артык) илләре вәкилләре».
Утырышта Татарстанның югары уку йортларында белем алучы яшьләр арасында 2016 елны республика буенча үткәрелгән этно-социаль тикшеренүләр нәтиҗәләре дә хәбәр ителде.
Барлык чыгышлардан соң залда утыручылар сорау бирде һәм тәкъдимнәр әйтте. Мисалга, Африка студентлары союзы рәисе Оливер Мукенди югары уку йортларын тәмамлаганнан соң чит ил студентларына Россиядә калу өчен нинди мөмкинлекләр барлыгы белән кызыксынды. Күптән түгел Россия законнарына кертелгән кайбер үзгәрешләр нигезендә андый мөмкинлекләр булачак, дип җавап бирде Рөстәм Аманов.
Түбән Кама шәһәренең әрмән общинасы вәкилләре һәр шәһәрдә милләтара татулык рухын белдертеп торучы истәлекле урын (я урам, я Дуслык скверы) булдыру идеясен әйттеләр. Әлеге тәкъдим Татарстан халыклары Ассамблеясы Советын кызыксындырды.
Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономия вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды.
«Көн саен үз милләтегез, халкыгыз өчен нәрсә дә булса эшләргә тырышыгыз. Күпмилләтле республикабызда урнашкан тынычлык һәм татулыкны саклагыз», — дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы күчмә утырышта катнашучыларга.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге