(24 октябрь, 2016 ел) 4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.
Концертта бу елның октябрь ае дәвамында Татарстанда узган зона сайлап алу турлары җиңүчеләре катнашачак. Сайлап алу турларында барлыгы 1 290 кеше чыгыш ясаган.
Гала-концертта чыгыш ясау өчен республикабызның иң әйбәт 40 коллективы сайлап алынган. Тамаша вакытында барлыгы 600ләп кеше катнашачак. Төп концерт тамашасыннан тыш «Пирамида» мәдәният-күңел ачу итү комплексының фойесы һәм залларында милли коллективлар һәм уен-кораллары ансамбльләре мәйданнары эшләячәк, шулай ук күргәзмәләр оештырылачак.
Концерт 15:00 сәгатьтә башланачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге