(24 октябрь, 2016 ел) Слет кысаларында «Полимәдәни мөхиттә туган тел һәм әдәбиятны укытуны һәм өйрәнүне камиллштерү» исеме астында түәрәк өстәл утырышы узды. Чараның максаты якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренең гомуми эшләү стратегияләрен булдыру иде.
Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре, шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты вәкилләре катнашты.
Утырыш дәвамында берничә чыгыш тыңланды. Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова «Милләтара гуманлы аралашу һәм татулык нигезендә кешелекнең мәдәни алга китешен тәэмин итүче мәдәни аермалыкларга позитив караш тәрбияләү» темасы буенча чыгыш ясады. Ә Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили 20 еллык эшчәнлек дәверендә тупланган полимәдәни мәгариф методлары һәм формалары белән урнаклашты.
Очрашуда катнашучылар җәмгыятнең мәдәни дәрәҗәсенең кимүен билгеләп үттеләр. Якшәмбе мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү системасы һәм этномәдәни мәгариф буенча дәүләт стандарты булмау сәбәпле әлеге күренеш вакытында якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә укыту методикасын үзләренә төзергә туры килә.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча 2016-2020 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясен чынга ашыру буенча «Юл картасы» («Дорожная карта») проектына тәкъдимнәр кертелде. Шулай ук республика буенча күпмилләтле мәктәпләрне күбәйтү тәкъдиме билгеләнде.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге