(26 октябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты һәм Яшьләр Ассамблеясы делегациясе вәкилләре Германиянең татарлар оешмасы активистлары белән ГФРның Магдебург шәһәрендә оярашты.
Татарлар оешмасыннан «Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәкнең рәистәше Венера Вагыйзова һәм үзәк вәкилләре катнашкан. Очрашуга шулай ук «Алгарыш» грант программасы буенча Магдебург университетында белем алучы студентлар да килгән.
Очрашу вакытында Венера Вагыйзова 2000 еллар башында Германиядә үсеш ала башлаган татар җәмгыяте тарихы турында, кыска вакыт эчендә аның Европадагы иң зур татар хәрәкәтенең берсе булып формалашуы хакында сөйләде. 2015 елның 19 июненнән 21 июненә кадәр Берлинда Европа Сабан туе узган. Әлеге чара бер мәйданда Европаның 20 иленнән килгән вәкилне берләштергән. Татар милли мәйрәме «Сабантуй – дуслык күпере» лозунгы астында узган.
Германиядәге Татар оешмасы эшчәнлеген 3 кеше башлаган булса, хәзерге актив җитәкчеләр тырышлыгы белән бүгенге көндә татар хәрәкәте үз эченә 4 меңнән артык татар халкы һәм Идел буе халыклары вәкилләрен алган. Оешманың киләчәккә планнарыннан берсе булып туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау максатыннан Идел буе халыкларын берләштерү тора.
Очрашу ахырында Германиянең татар оешмасы вәкилләре Татарстанлыларны 2017 елда Магдебург шәһәрендә узачак Европа Сабан туена чакырдылар.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге