(31 октябрь, 2016 ел) Әстерханда Россия президенты уздырган милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында ясаган чыгышында Россия Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин Татарстан халыклары Дуслыгы Йортын уңай мисал буларак китергән.
Әлеге утырыш Россия Дәүләт милли сәясәте Стратегиясен чынга ашыруның актуаль сорауларына багышланган иде.
Зорин Россиядә Илебез халыклары бердәмлеге елын уздырырга һәм әлеге ел дәвамында милли-мәдәни төрлелеккә, яңа бурычларны хәл итү проблемеларына игътибар итәргә тәкъдим иткән. Моның өчен фестивальләр һәм концертлар үткәрү белән генә чикләнмичә, бүләкләр дә өләшергә кирәк дип белдерде.
«Совет әгъзалары бик еш илебез төбәкләренә чыгалар. Һәр субъектта диярлек уртак мәйдан бар — ул я халыклар дуслыгы йорты, я милләтләр дуслыгы йорты. Мисалга, милләтара диалогны һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең эшен оештыру максатыннан Казанда җиде филиалны үз эченә алган чын Халыклар Дуслыгы сарае төелгән. Бәлки, Россия халыклары бердәмлеге сараен да оештырырга вакыттыр. Аның федераль дәрәҗәдә һәм концертлар залы, библиотека, музей, методик эш өчен уңайлы бүлмәле булуы зарур», — дип сөйләгән чыгыш ясаучы.
Шулай ук Владимир Зорин, милли һәм мәдәни берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар гражданлык җәмгыятенең актив секторы булып тора, алар ышаныч һәм партнерлык нигезендә дәүләт белән тәэсирләшә, җәмгыятнең рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгыту эшчәнлегендә мөһим урынны алып тора, дип билгеләп үткән.
Бүгенге көндә илдә 1600 милли-мәдәни автономия булдырылган: аның исәбендә 19 федераль һәм 250ләп төбәк. Илебездәге 193 милләтнең 79ы әлеге законны кулланып эш иткән, һәм андыйларның саны арта бара.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге