Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге гала-концерт – илебез һәм республикабыз халыкларының бердәмлеге үрнәге»

Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге гала-концерт – илебез һәм республикабыз халыкларының бердәмлеге үрнәге»

admin 04.11.2016

(4 ноябрь, 2016 ел) Асыл гадәт буенча Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды. (ФОТО) (ВИДЕО)Шулай ук республикабыз халыкларының мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган гала-концертны ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, РТ министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, традицион конфессия һәм милли-мәдәни автономия вәкилләре дә карады.

Быел фестивальнең гала-концерты «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында үтте. Сәхнәдә Татарстан Республикасы территориясендә яәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятын 600дән артык катнашучы тәкъдим итте.

Халыклар бердәмлеге көнендә төп сәхнәдә үз талантларын күрсәтү өчен гала-концерт катнашучылары муниципаль сайлап алу һәм зона турларын үттеләр. Бары тик зона турларында гына барлыгы 1200дән артык кеше катнашкан.

Бәйрәм атмосферасы «Пирамида»га керүгә үк сизелеп торды. Кунакларны Татарстан халыклары вәкилләре милли киемнәрдән каршы алды. Фоөе һәм залларда уен кораллары ансамбльләре милли көйләр уйнап торды.

«Бүгенге гала-концерт – илебез һәм республикабыз халыкларының бердәмлеге үрнәге. Теләсә кайсы территориянең үсеше һәм иминлеге конфессияләр арасындагы стабильлек һәм татулыгыннан гыйбарәт. Әгәр дә төрле милләт вәкилләре арасында тынычлык булмаса, Татарстан, әлбәттә, хәзерге уңышларга ирешмәгән булыр иде», — дип сөйләде ТР президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикабыз районнары һәм шәһәрләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау максатыннан ачылучы Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортларының эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Республикабыз һәм аның зур байлыгын күрсәтә алган әлеге бәйрәмнең оештыручыларына рәхмәтлебезне белдерәбез», — дип өстәде ул.

Концерт программасында Татарстанның 20 муниципаль районыннан килгән 40 төрле коллективы чыгыш ясады. Казакъ коллективлары һәм Африка илләре мәдәниятын тәкътим иткән «Афро Panic» коллективы чыгышлары бу елгы фестивальнең яңалыгы булды.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: «Йортыбыз — Татарстан» фестивале гала-концертының генераль репетициясе узды
Next: Бер еллык хезмәт — Казанда «Үзгәреш җиле» җыр фестиваленең беренче концерты үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности