(10 ноябрь, 2016 ел) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булышлык күрсәтү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте грантларына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Әлеге грантлар халык сәнгать һөнәрләре оешмаларының һәм осталарының иҗади дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлекләр булдыруга, шулай ук Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрләрен саклау һәм үстерү, яңарыш проектларын чынга ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Гаризалар 2016 елның 17 нояберенә кадәр Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет (белешмәләр өчен телефон: (843) 264-75-06) адресы буенча кабул ителә. Конкурсны уздыру шартлары һәм тәртибе буенча мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында «Грантлар» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге