(14 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Күркәм гаилә — Счастливая семья» республикакүләм конкурсы финалы узды. Әлеге чараның Дуслык Йортында үтүе матур гадәткә керде.
Күркәм гаиләнең нинди булуын ачыклау максатыннан Татарстанда республикакүләм конкурс игълан ителде. Бу идеяне 100 гаилә хуплап чыкты. Күркәм гаилә — ул үз милләтенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче ир-ат белән хатын-кыз һәм аларның балалары.
«Күркәм гаилә — Счастливая семья» конкурсын оештыру идеясе «Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләренә килгән. Конкурста үз гаилә гореф-гадәтләрен урнаштырган яшь парлар катнаша ала. Сценарий буенча, алар үзләренең профессиональ белемнәрен, спорттагы мөмкинлекләрен һәм иҗади осталыкларын күрсәтергә тиеш.
Шәйгардановлар гаиләсе Казанга Мөслим районының Уразмәт авылыннан килгәннәр:
«Безнең өчен бу икенче конкурс, — дип сөйләде Альбина Шәйгарданова. — 2014 елда «Кулибины 21 века» конкурсында катнаштык. Анда безне уникаль гаилә дип атадылар. Минем энем Газинур үз куллары белән автомобиль җыйды, ә бит аңа быел бары тик 11 яшь кенә тулды. Үз чиратымда мин әтием белән балалар милли бишеген ясадым. Бу конкурстан соң безне «Күркәм гаилә»дә катнашырга чакырдылар».
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге