(16 декабрь, 2016 ел) РТ Мөслим районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген булдыру буенча оештырыу утырышы узды. Чарада Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашты.
Утырышта Мөслим районындагы милли берләшмәләр вәкилләре үз фикерләре белән уртаклашты. Бүгенге көндә район территориясендә 5 җирле милли-мәдәни автономия бар: татар, рус, мари, керәшен һәм әрмән.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе итеп Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушат Султанов билгеләнде.
Белешмә. Ел башында халык саны – 20421 кеше. Мөслим район үзәгендә – 7663 кеше. Районда 8 халык коллективы, «Мөслим тугайлары», «Усыкай буйлары», «Поляр кас», «Рябинушка» фольклор коллективлары эшли.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге