(19 декабрь, 2016 ел) Татарстанның Нурлат районы халыклар Дуслыгы Йортында җирле әзербайҗан һәм әрмән милли-мәдәни автономиялен булдыру буенча оештыру җыелышы үтте.
Әлеге автономияләрне төзү турындагы карар декабрь башында, ТР Нурлат районының дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү Советы утырышы вакытында кабул ителде. Бүгенге көндә Совет составына «Бөтендөнья татар конгрессы» җирле иҗтимагый оешмасы, рус милли-мәдәни берләшмәсе, чуаш милли-мәдәни берләшмәсе, үзбәк һәм таджик милли-мәдәни автономиясе керә.
Җыелышлар барышында җирле милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре һәм башкару органнары сайланды. Әрмән милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе итеп Вальтер Арутюнян, әзербайҗан общинасы җитәкчесе итеп Абсалам Ахмедов билгеләнде.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге