(20 декабрь, 2016 ел) «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә балалар өчен белем бирүче татар телендәге каналга иң әйбәт исем һәм шигарь (слоган) конкурсы игълан итә.
Каналның төп максаты — балаларга кече яшьтән үк туган телләрен өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудыру. Каналның аудиториясе — 14 яшькә кадәр булган балалар. Бу каналда кызыклы мультфильмнар һәм тапшырулар күрсәтеләчәк.
Игълан ителгән конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Каналның исеме һәм шигаренә карата булган төп таләп — мәгълүмат бирүчәнлек, кыскалык һәм истә калучанлык. Исем дә, шигарь дә татар телендә булырга тиеш.
Идеяләрегезне balalar-tv@mail.ru электрон адресына 2017 елның 8 гыйнварына кадәр юллау кирәк. 9-13 гыйнвар көнне ТНВ сайтында сайлап алынган 5 исем арасыннан иң әйбәтен билгеләү өчен тавыш бирү уздырылачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге