(22 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектының чираттагы сезоны тәмамланды. 2016 елның соңгы дәресендә Казан шәһәре мәктәпләреннән бер төркем 7 сыйныф укучылары катнашты. (ФОТО)
Гадәттәгечә укучылар һәм укытучыларга экскурсия оештырылды, оешма хезмәткәрләре Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән таныштырды. Хәрвакыттагыча балаларга аеруча да Дуслык музее һәм аның үзенчәлекле экспонатлары ошады.
«Үз халкыңны һәм үз илеңне ярату — бер үк нәрсәме?», «Яңа укучыга сыйныфташларына ияләшергә җиңелерәк булсын өчен ничек булышырга мөмкин?» — шушы һәм башка сораулар укучыларда төрле уйлар уятты.
Интерактив фикер алышу каралган һәр кыска метражлы фильмнан соң барды. Соңгы «Карбыз» дип аталучы фильм балаларга аеруча да хуш килде. Укучылар «Төрле милләт вәкилләренә бер-берсен аңларга нәрсә ярдәм итә?» дигән сорауга төрле һәм үзенчәлекле җаваплар бирделәр.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары НатальЯ Мясникова чыгыш ясаганнан соң, Дуслык дәресе концерт программасы белән төгәлләнде. Укучылар Кавказ, Урта һәм Көньяк Азия халыкларының җыр һәм бию сәнгате белән танышты.
Исегезгә төшеләбез, «Дуслык һәм татулык дәресе» проекты 2013 елдан бирле алып барыла һәм бүгенге көнгәчә дәресләрдә Казан шәһәренең 15 меңнән артыграк 7 сыйныф укучысы катнашты. Бу елның ноябрь аенда проект федераль дәрәҗәдә уңай бәяләнде һәм «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесе һәм таныклык белән бүләкләнде.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге