Республикада яшәүчеләр генә түгел, ә бик күпләр билгеләве буенча Халыклар Дуслыгы Йорты милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барылучы эшчәнлекне күрсәтүче Татарстанның визит карточкасы булдып формалашты.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе — ул төрле структуралар һәм милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашындагы миграциягә караган законнар, хокук тәртипләрен саклау һәм хезмәт базары өлкәсендәге вакыйгалар буенча «Түгәрәк өстәл»ләр уздыру. Татарстан халыклары Ассамблеясенең ресурс үзәге булган Халыклар Дуслыгы Йортында узучы мондый диалог форматы узган елда ук уңайлы дип табылган иде. Күп кенә пролемалар урында ук чишелеш таптылар.
Татарстан халыклары Ассамблеясендә узган 2016 ел кадрлар алмашуы белән дә истә калды. «Татарстан Республикасының чуашлар милли-мәдәни автономиясе» региональ җәмәгать оешмасының җитәкчесе итеп Дмитрий Самаренкин билгеләнде.
«Татарстан Республикасының удмуртлар милли-мәдәни автономиясе» региональ җәмәгать оешмасын узган елдан Андрей Герсимов җитәкли.
ТР әзербайҗаннары милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп 2016 елда Башир Баширов сайланды.
Узган ел Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре төрле юнәлештәге 377 чара оештырды, шуларның 275е Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узды. Иң активлар — «ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе», ТР әзербайҗаннары милли-мәдәни автономиясе, «Гарәп студентлары союзы», ТР казахлары милли-мәдәни автономиясе, ТР әрмәннәре милли-мәдәни автономиясе, ТР керәшен региональ җәмгыять оешмасы, ТР үзбәкләре милли-мәдәни автономиясе, «ТР вьетнам оешмасы».
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында эшләүче Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре үтенече буенча өстәмә 4 бүлек ачылды: вьетнам, бурят, татар, украин.
2016 елда Халыклар Дуслыгы Йорты территориясендә барлыгы 420 чара узды (бу санга милли-мәдәни автономияләр, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә узган чаралар да керә)
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының төп мәдәни-белем бирү проектлары:
«Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестивале. Районнарда узган сайлап алу турларында 1300 кеше катнашты. 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә республиканың иң абруйлы мәйданы -«Пирамида» күңед ачу үзәге сәхнәсендә 40тан артык иң эйбәт үзешчән халык коллективлары, 600гә якын артист үзләренең талантларын күрсәтте.
Балалар өчен «Радуга — Салават күпере» республикакүләм милли мәдәният фестивале. Зона сайлап алу турларында Татарстанның барлык районнарыннан 1800гә якын бала катнашты. Гала-концертта 300 бала чыгыш ясады.
Республикакүләм «Нәүрүз» бәйрәме март аенда гадәттәгечә 6 меңнән артык тамашачыны җыйды. Биредә Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән барлык төрки халыклар вәкилләре, шулай ук интернациональ концерт программасын, халык иҗатын, һөнәрчелек осталары эшләрен, милли аш-суны тәкъдим иткән республиканың атказанган сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан башкаласында зур «Масленица» халык бәйрәмен оештыручылар арасында шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты бар иде.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты Республика көненә багышланган «Мәдәният бизәкләре» фестивален оештыруда да үз өлешен кертте. Тәүге тапкыр фестиваль кысаларында Халыклар Дуслыгы Йортлары парадын уздырдылар. Бәйрәм кунаклары бер мәйданда аларның иҗади потенциалын күрә алды.
Үзган ел Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәктәп укучылары өчен «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектын уздыруны дәвам итте. Дәресләр Казан мәктәпләре укучылары өчен атна саен оештырылды. Хәзер әлеге проект Мәскәү шәһәренең Толерантлык үзәге белән берлектә яңа форматта уздырыла. Соңгы өч ел эчендә дәресләрдә 15 меңнән артык югары сыйныф укучылары катнашты.
Проект өч өлештән тора: танып белү (экскурсия), белем бирү (тематик дәрес) һәм күңел ачу (концерт). Дуслык Йорты белгечләре кирәкле видео-контент белән бүлешкәннән соң, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабугадагы вәкиллеге дә үзендә әлеге проектны тормышка ашырды. җирле милли-мәдәни оешмалар катнашынлагы «Дуслык һәм татуык дәресләре»ндә инде Алабуга мәктәпләреннән беренче 800 укучылары катнашырга өлгергән.
2016 елда әлеге Татарстан проекты федераль дәрәҗәдә уңай бәяләнде. Ул рәсми таныклык һәм Россия һәм РФ Дәүләт Думасының Җәмәгать палатасы булышлыгы белән оештырылучы иң әйбәт товар һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү милли программасы кысаларында узучы «Иң яхшысы — балаларга» конкурсында Сыйфат билгесенә лаек булды.
Узган елны Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты тәүге тапкыр «Зур этнографик диктант» россиякүләм акциясен оештыруда катнашты. Шулай ук беренче тапкыр аны уздыруда Ассамблея вәкиллекләре булган барлык муниципаль Дуслык Йортлары һәм районнар катнашты: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск. Диктантны узырганда Татарстанда барлыгы 20 мәйдан эшләгәнен исәпкә алсак, аларның яртысында эшне оештыруны һәм меңгә якын катнашучы белән тәэмин итүне Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллекләре һәм Дуслык Йорты хезмәте дип атарга мөмкин.
Ул вакытта Татарстан Россиядә иң югары этнографик грамоталыкны күрсәтте. Ил буенча уртача билге мөмкин булган 100дән 54 баллны тәшкил итте. Татарстан Республикасы халкының уртача баллы — 81,3 булды.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты күргәзмә эшчәнлеген дә актив дәвам итә. Бер ел эчендә барлыгы 20 күргәзмә оештырылды, алар исәбендә халык һөнәрләре эшләнмәләре, рәсем сәнгате, графика, декоратив-кулланма сәнгате һәм костюмнар.
Күргәзмәләр Россия һәм Татарстан рәссамнары Союзы, Россия рәсем академиясе остаханәләре рәссамнары, «Хәзинә» Милли галереясе, ТР Милли музее белән берлектә оештырылды. Мисалга, гарәп һәм әрмән осталары күргәзмәләре уңышлы узды.
Татарстан Республикасы районнарында Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының күп кенә проектларын һәм инфраструктурасы элементларын нигез итеп алдылар. Милли-мәдәни хәрәкәт үсә. Республикада инде 7 Дуслык Йорты эшли: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлар, Тәтеш, Менделеевск, Лениногорск. Бу статистикада Татарстан Россиянең уникаль тегионы булып формалашты.
Узган елны республика бюджеты ярдәмендә муниципаль Дуслык Йортларының материаль-техник базасын ныгытуга ирешелде. Аларның барысы да хәзер автотранспотлы булды (микроавтобус).
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының төп мәгълүмати прокты булып менә инде ике ел рәттән «Татарстан — уртак йортыбыз» интернет-порталы (addnt.ru) санала. Аны шулай ук Ассамблея, Халыклар Дуслыгы Йорты һәм региональ структураларның уртак эшен берләштерүче фактор буларак та карарга мөмкин. Портал барлык милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, муниципаль Дуслык Йортлары сайтларын үз эченә ала, ягъни 45 төрле сайт, шулай ук татар телле версиясе дә.
Порталны кереп карау саны аена 20дән 28 меңгә артты. Бүгенге көндә минитрлык һәм ведомство белгечләре, күп кенә республика ММЧлары биредә эленгән мәгълүматтан файдалана.
2016 ел күрсәткечләре
Портал бүлеге | Материаллар саны |
Хәбәрләр | 1 537 |
Фотогалерея | 223 |
Видеогалерея | 89 |
Милли-мәдәни берләшмәләр сайтындагы материаллар | 6 985 |
Кереп караучылар саны | Кереп карау саны |
2015 елдан 50,1%ка арту күзәтелә | 2015 елдан 80,6%ка арту күзәтелә |
Ассамблеянең күп кенә милли-мәдәни автономияләре өчен порталда үз сайтларын алып бару мөһим бер эшкә әйләнде. Бу эшчәнлектә аларга Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты белгечләре көн дә ярдәм итеп тора.
Мәгълүмат кырындагы эш — милли сәясәт өлкәсендәге мөһим юнәлешләрнең берсе. Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының барлык төп чаралары АҖ «Татмедиа», ААҖ ТРК «Яңа гасыр», ДТРК «Татарстан» мәгълүмати ярдәме белән узды. ТРК «Яңа гасыр»да Татарстанның милли төрлелеге турында сөйләүче «Каравай» тапшыруы чыкты.
ДТРК «Татарстан»да 2016 елда уртак проект — «Миллият сорау һәм — җавап» телетапшыруы старт алды. Аның авторы — Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы комитеты әгъзасы Ирек Шәрипов.
Программа хакимият органнары, милли-мәдәни берләшмәләр, җәмәгать оешмалары, ММЧ вәкилләре, хокук саклаучылар белән интервью алып бару форматында уза. Тапшыру дәүләт ярдәмен алды һәм бу елдан «2016-2020 елларга Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасына кертелде. Ул эфирга 30 тапкыр чыкты.
Татарстанның тәҗрибәсе милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тагын да абруй казанды. Бер ел эчендә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Россия һәм чит илләрдән 32 делегация булды. Алар — Германия Федератив Республикасы, Бөек Британия, Франция, Швейцария, Индия, Иран, Вьетнам, Казахстан, Белорусь, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Азия омбудсменнары Ассоцияциясе лидерлары, россиякүләм һәм халыкара форум, семинар һәм конференция катнашучылары.
2016 елда Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты белән төзелгән хезмәттәшлек турынагы 6 килешү үз көчендә калды: Дагыстан һәм Кырым халыклар Дуслыгы Йорты, Карелия җәмәгать оешмалары үзәге, Мәскәүнед Толерантлык үзәге, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург халыклары Дуслыгы Йорты белән.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында болай дип әйтәләр: «Дуслык — һөнәребез». Календарь буенча нинди ел килсә дә, бер нәрсәне кабатлыйлар: «Без барлык кешене дә яратырга өндәмибез, мәхәббәт җавапсыз була ала, без барлык кеше белән дә дус булырга өндәмибез, һәркем дус була алмый, ә менә татулыкта яшәргә омтылу – күпмилләтле илебездә һәркем өчен мөһим».
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге