(18 гыйнвар, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Корея һәм Һиндстан көннәре уңаеннан бәйрәм концертлары оештылырачак. Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел 21 гыйнвар көнне, ә «ПиКей» һинд фильмын күрсәтү 28 гыйнвар көнне булачак.
21 гыйнвар көнне Халыклар Дуслыгы Йортында Корея Республикасы көне һәм Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел уңаеннан Кореядән килгән кунаклар катнашында концерт узачак. Әлеге чара Казанның кореялеләре милли-мәдәни автономиясе булышлыгы белән оештырыла. Корея халкы гореф-гадәтләре белән танышасы килүчеләрне Дуслык Йортында көтеп калабыз. Керү ирекле. Башлшана 15:00 сәгатьтә.
Ә 28 гыйнвар көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Һиндстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты оештырыла, шулай ук бу көнне «ПиКей» һинд фильмын күрсәтәчәкләр.
Концерт программасын «Сантош» һинд биюләре ансамбле тәкъдим итә.
Ә фильмга килгәндә, аның эчтәлеге болаерак. ПиКей, тәрҗемәсе «сәрхүш», — безнең җир шарын тикшерергә дип очып килгән чит планета вәкиле кушаматы. Аның планетасында беркайчан да ялганламыйлар, ә менә безнекендә — киресенчә. Беренче очып килгән көнне үк аның идарә итә торган пультын урлыйлар. Ә бу җайланма аны үз планетасы белән бәйләп торучы бердәнбер әйбер була. Төшенкелеккә бирелгән чит планета вәкиле Аллага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, өенә кайтырга булышуын сорый. Әмма җавап алмагач, ул үзе Алла янына барырга карар кыла.
Үз-үзен тотышы җир вәкилләренә хас булмаган әлеге кешене телерепортер Джаггу күреп ала. Нинди хәлгә калуын белгәч, кыз аңа булышырга ризалаша. Чөнки җирдә торган вакыт аралыгында әлеге чит планета вәкиле җир кешеләренең дөреслеккә карата фикерләрен һәм карашларын үзгәртә, шул ук вакытта аның дошманнары да барлыкка килә (Алла «менеджер»ы – Тапасви-джи).
Керү ирекле. Башлана 16:00 сәгатьтә.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге