(15 февраль, 2017 ел) Фәрит Мөхәммәтшин рәиселеге астында Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы утырышы узды. Чарада узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2017 елга план расланды. (ФОТО)
Утырышта милли-мәдәни автономиләр җитәкчеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллекләре һәм филиаллары җитәкчеләре, ТР муниципаль районнарындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы бүлекләр вәкилләре, общиналарның актив яшьләре, чакырылган кунаклар һәм ММЧ вәкилләре катнашты.
Совет утырышын ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе Светы рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул, республикада милләтара тынычлыкны саклау халык тормышының сыйфатын яхшырта, дип сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан халыклары Ассамблеясен булдырганнан соң Татарстан эчендәге милли-сәяси процесслар мөһим позитив үзгәрешләр кичергән.
«Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм аның яшьләр бүлеге — республикабызда милли-мәдәни хәрәкәтне үстерүдә ресурс һәм методологик үзәк булып торучы авторитетлы оешмалар, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Якынлашучы III Татарстан халыклары Сьезды турында искә алып, Фәрит Мөхәммәтшин зур эш группасы булдырылу хакында хәбәр итте.
«Күп нәрсәгә ирештек дип саныйм, — дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенә нәтиҗә ясап. — Алга таба эш күп, Татарстанда яшәүче һәр халык үзен чит итеп хис итмәсен һәм дус халыклар гаиләсенә керсен өчен бурычларыбыз бихисап».
Татарстан халыклары Ассамблеясенең Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы чыгышында оешманың һәм милли общиналарның 2016 елда башкарган эшенә анализ ясады. Ул ТР муниципаль районнарында милли-мәдәни автономияләрнең җирле бүлекләрен ачу эшчәнлеген тагын да активлаштырырга өндәде. Шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә үз бүлекләре булмаган милли-мәдәни автономиләргә бу юнәлештә эш итәргә киңәш бирде.
«Уставында әлеге эшчәнлек иң мөһимнәрдән саналса да, уннан артык община бу юнәлештә бернинди эш күрсәтми, ә бит Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе инде 20 еллыгын билгеләп үтте», — дип сөйләде Николай Владимиров.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә төрле төрдәге чаралар үткәрүне алдан һәм ныклап уйлап оештыруларын сорады. Ул шулай ук муниципаль Халыклар Дуслыгы Йортлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллекләре һәм филиалларына 2016 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.
Муниципаль районнарда үз бүлекләрен ачу буенча Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров сөйләде. Аның сүзләренчә, тиздән Яр Чаллы һәм республиканың кайбер районнарында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе филиалы булдырылачак.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майа Хухунашвили, 2016 елга йомгак ясап, Якшәмбе мәктәбендә туган телләрне тиешенчә укыта алучы һәм укытырга хокукы булган педагогик кадрлар җитмәү зур проблема булып тора, дип ассызыклады.
Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ландыш Ишалина үз юбилейларын билгеләп үткән милли-мәдәни автономияләр турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономиләр эшчәнлегендә спорт ягын үстерергә киңәш итте.
«Республикада күпме спорт сарайлары бар, без — Россиянең спорт башкаласы. Нигә әле Ассамблея кысаларында бу юнәлештә эш алып бармаска ди?», — дип үз фикере белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырыш ахырында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим, Чүпрәле һәм Кукмарадангы яңа вәкиллекләрен ачу турында сүз кузгатылды, җитәкчелеккә кандидатлар каралды. Мөслим районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе итеп Рушан Солтанов, Чүпәледә — Валерий Самойлов, Кукмарада — Гөлнара Гәрәева тәкъдим ителде.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге