(18 февраль, 2017 ел) Минзәлә шәһәрендә (Татарстан) 2016 елда иҗтимагый-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар билгеләү буенча муниципаль район Советы утырышы үтте. Утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов та бар иде.
Утырыш барышында кабул ителгән карарларның берсе — Минзәлә муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген оештыру булды.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге