Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төрки халык тарихы КФУда бушлай укытыла

Төрки халык тарихы КФУда бушлай укытыла

admin 16.03.2017

(16 март, 2017 ел) Казан (Идел буе) федераль университетында төрки халыклар тарихын укырга 30 студент бушлай кабул ителә. Бу хакта КФУның татар халкы тарихы hәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

«Моннан берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Президентына безнең бүлектә бушлай уку өчен 30 урын сорап хат язган иде, ди – И. Гыйләҗев. — Рөстәм Миңнеханов әлеге  үтенечне канәгатьләндерде. Менә инде дүртенче ел шул юнәлештә эш алып барыла. Быел да университетка Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, халкыбыз тарихы белән кызыксынучы 30 милләттәшебезне бушлай белем алырга чакырабыз.  Алар 4 ел эчендә бакалавр дәрәҗәсенә җитеп, диплом алып чыгачак, алга таба укырга теләүчеләр  магистратурага керә ала».

«Укырга керү өчен, тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләре яхшы булуы шарт», — ди тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

Хәзерге көндә бүлек составында ике кафедра эш алып бара – татар халкы тарихы кафедрасы (җитәкчесе – профессор Искәндәр Гыйләҗев) һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (җитәкчесе — доцент Камил Әхсанов.)

2016 елгы беренче чыгарылышта 27 студент укуларын уңышлы тәмамлаган.

Югары квалификация алу өчен төп шартлар – Казан университетында белем бирү сыйфатының югары булуы, университет укытучыларының тәҗрибәсе, уку яки фән белән мавыгучы яшьләргә университетта тудырылган мөмкинлекләр, бай китапханә. Бүлектә укытуның тагын бер үзенчәлеге – чит телләр өйрәтүгә зур игътибар: студентлар дүрт ел дәвамында Европа һәм Көнчыгыш телләреннән тирән белем ала. Университетка кергән һәр студент Универсиада авылында заман таләпләренә җавап бирә торган торак белән тәэмин ителә. Институтта спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә дә барлык уңайлыклар тудырылган.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Дуслык Йортында «Дулкыннар» фестиваленең гала-концерты узачак
Далее: «Дулкыннар — 2017» нәтиҗәләр ясады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57