(22 март, 2017 ел) «Татар калфагы Казан ханлыгы алынганнан соң, каты нигезе алынган такыядан барлыкка килгән баш киеме», — дип сөйләде Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үткән “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә әйтте ул әлеге фикерен. Мисал итеп ул Сөембикәнең баш киеменә игътибар итәргә чакыра.
“Рәсемдә Сөембикә башында конус формасындагы очлы биек баш киеме – такыя күрәбез. Бу — төрки чыгышлы баш киеме. Ул, мәсәлән, төрки халык казахларда да бар. Астына киез куеп тегелгән баш киеме, ныклы нигезе булгач, формасын саклаган», — дип сөйләде ул.
Казан ханлыгы алынгач, татарның аксөякләре калмаган — морзалар чукындырылган, чукынмаганы җирсез калган. Шуның символы буларак, хатын-кызның баш киеме үзгәреш кичерә. Такыяны конус формасында тотып торучы нигезе алына һәм ул формасын югалта, салынып төшә. Сүз уңаеннан, калфакның мондый формасы турында мәгълүмат җырларда да саклана: «кыңгыр салган калфагы».
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова баш киеменең үзгәреш кичерүен Казан ханлыгы алыну символы булган дип белдерде. Ул татарларның ныклы нигезе юк дигәнне аңлаткан, ди галимә: «Калфак татарларның тарихтагы яңа хәлен, тоткан урынын күрсәткән”.