(25 март, 2017 ел) Казанда гыйрак һәм төрек халыкларының кояш календаре буенча яңа ел килүен белдертүче — «Нәүрүз»не бәйрәм итү төгәлләнде. Казан ипподромындагы «Хан ишегалды»нда узган бәйрәмне йөзләгән Казан халкы һәм Татарстан кунаклары тамаша кылды. (ФОТО) (ВИДЕО)
Бәйрәм программасы башланып киткәнче әзербайҗан, әфган, башкорт, казах, кыргыз, таджик, төркмән, үзбәк милли-мәдәни автономияләре Казан ипподромы кунакларына үзләренең ишекалларын күрсәттеләр, милли тәм-томнар белән сыйладылар һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы да төрек халкы мәдәниятын тәкъдим итте. Биредә һәркем төрек тәм-томнарыннан авыз итә алды.
Бәйрәм кыш белән иске елны озату һәм яз символы — Нәүрүз сылуны каршы алу белән башланып китте. Нәүрүз сылуны әлеге бәйрәмне уздыручы халыклар милли киемнәрен кигән яшьләр озата барды.
Ачылу тантанасында бәйрәм кунаклары каршында ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач, Иран Ислам республикасының Казандагы генераль консулы хезмәтен вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Рабига Сәйфулмаликова һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады.
Бу вакытта мәйданның икенче ягында чын үзбәк пылавын татып карарга теләүчеләр җыелды. Шуны әйтергә кирәк, барлык милли-мәдәни автономияләр ярты тоннага якын пылау әзерләделәр.
«Чын әзербайҗан пылавын әзерләү әзлеклелеге башка милләтләрнекеннән аерыла. — дип сөйләде ТР әзербайҗаннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бәшир Бәширов. — Төп аермалыкның берсе — ул дөге һәм итнең башта аерым пешерелүе, соңыннан гына бергә болгатылуында. Шуңа күрә пылау җиңел үзләштерелә. Бу — үзенчәлекле десерт».
Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсе — сүмәләк.
«Бодайның шытып чыккан бөртекләре он белән майда тәүлек буе кайнатыла. Бу сүмәләккә безнең хатын-кызларыбыз кичә кичтән үк тотынган иде, бүген иртә беләнгә генә ул әзер булды», — дип сөйләде ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе җитәчесе Абдуманоб Абдусатаров.
Нәүрүз бәйрәменең кайбер кунаклары бу көнне төрле милләтләрнең яшәү үзенчәлекләре белән беренче тапкыр танышты.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге