(29 март, 2017 ел) III Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында 5 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» («Жемчужные голоса») фестивале узачак.
Сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясаячак: «Сантош» һинд биюе, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбльләре. «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле үз юбилее уңаеннан махсус программа тәкъдим итәчәк.
Башлана 16:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге