(9 апрель, 2017 ел) 20 апрель көнне «Континентлар бердәмлеге» халыкара проекты кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе Мексиканың «Cuarteto Ventura» квартеты катнашында концерт прогаммасын тәкъдим итә. Чарада Латыйн Америкасы, Мексика, рус халык һәм заманча композицияләр яңгыраячак.
Концерт программасында шулай ук ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «МираS» инструменталь ансамбле, «Салават купере» халык бию ансамбле, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Олег Мачин, «Казан» ансамбле солистлары һәм П.И.Чайковский исемендәге №1 балалар музыка мәктәбенең кече хоры катнаша.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты коллективлары «Cuarteto Ventura» квартеты белән 2016 елның июль-август айларында узган Халыкара фестиваль турнесы вакытында таныштылар.
«Cuarteto Ventura» коллективы 1997 елда оешкан. Коллектив репертуарында – Мексика образлары, Латыйн Америкасы халык һәм заман музыкасы. Квартет чыгышлары вокаль һәм инструменталь жанрдагы әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкару белән аерылып тора. Коллектив актив рәвештә Европа һәм Америка (АКШ, Франция, Испания, Португалия һәм башкалар) илләре буенча гастрольләрдә йөри, Халыкара фестивальләрдә еш катнаша.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында чыгыш ясаганнан соң коллектив республиканың башка мәйданнарында да үз программасын тәкъдим итәчәк:
21 апрель — Казан, С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сарае;
24 апрель — Казан, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты һәм Казан федераль университетының Казан халыкара лингвистика үзәге;
25 апрель — Алабуга, шәһәр Мәдәният йорты;
26 апрель — Әлмәт, Яшьләр үзәге;
27 апрель — Лаеш, район Мәдәният йорты.
Концерт һәм билетлар турында тулырак мәгълүматны 246-02-48 һәм 8-909-306-70-22 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге