Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда яшьләр күпмилләтле флешмоб оештырдылар

Казанда яшьләр күпмилләтле флешмоб оештырдылар

admin 17.04.2017

(17 апрель, 2017 ел) Казанның «Боҗра» сәүдә үзәгендә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан халыклары Съездына багышлап флешмоб оештырды. Чарада «Татарстанның мәдәни бизәкләре» фестивале делегатлары катнашты.

Сәүдә үзәгендә оештыручылар махсус фотонокталар урнаштырдылар. Биредә теләгән һәркем республикага дөньяның төрле почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән фотога төшә алды. Бәйрәмнең махсус кунагы ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина булды. Танылган җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды.

310

Әлеге чара III Татарстан халыклары Съездына һәм Экология елына багышланган иде. Ул республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм милли мәдәниятлар аралашуы аша студентлар һәм яшьләр мөхитендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында оештырылды.

311

Чарада 150гә якын яшьләр милли-мәдәни оешмалары, чит ил студентлары, шулай ук республикада милли-мәдәни проектларны чынга ашыручы яшьләр һәм студентлар берләшмәләре катнашты.

Татар-информнан тәрҗемә ителде

Продолжить чтение

Назад: Ирек Шәрипов: «III Татарстан халыклары Съезды – республика өчен мөһим вакыйга»
Далее: Милли музей Татарстан халыклары турында яңа күргәзмә әзерли

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57