(29 апрель, 2017 ел) Яр Чаллы шәһәрендә «Радуга» — «Салават күпере» — 2017 республикакүләм балалар һәм яшьүсмерләр милли мәдәният фестиваленең гала-концерт узды. Чарада Татарстан буйлап иң әйбәт коллективлар чыгыш ясады. (ФОТО)
Сайлап алу турлары ике этапта узды: муниципаль һәм зона турлары.
Гала-концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, ТР Дәүләт Советы директоры Ирек Шәрипов котлады:
— «Салават күпере» һәм «Татарстан — уртак йортыбыз» фестивальләре төрле милләт вәкилләре өчен матурлык дөньясына ачылган ишек булуы белән аерылып тора. Биредә без аунтетик башкаруны күзәтәбез. Фестиваль республикабызның мәдәни тормышында зур роль уйный, аның һәр катнашучысы безнең өчен бик якын һәм мөхим.
Ирек Шәрипов фестивальне оештыру һәм үткәрүдә ярдәм иткән Яр Чаллы шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Концерт программасын татар, рус, чуаш, грузин, мордва, мари, казах, төрекмән, монгол, әрмән һәм дагыстан номерлары тәшкил итте.
Искәртеп үтәбез, «Салават күпере» фестивале Татарстанда 2013 елдан оештырыла. Шул вакыт аралыгында республика буйлап меңләгән төрле милләт балалары һәм яшьүсмерләре аның катнашучылары булырга өлгерде.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге