Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 16 майда Казанда милли-мәдәни автономияләрнең роленә багышланган Халыкара конференция узачак

16 майда Казанда милли-мәдәни автономияләрнең роленә багышланган Халыкара конференция узачак

admin 02.05.2017

(2 май, 2017 ел) Казанда «Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни автономияләрнең урыны һәм роле» халыкара конференция үтәчәк. Аның пленар утырышы 16 май көнне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак.

Конференция РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет инициативасы буенча оештырыла. Чарада федераль һәм төбәк хакимият органнары, федераль һәм республика милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, фән берләшмәләре вәкилләре катнашачак.

Чара Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәдәният министрлыгы мәйданында узачак.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында пленар утрыштан тыш «Гражданлык җәмгыяте институтын үстерүдә ресурс үзәк буларак Халыклар Дуслыгы йорты» секциясе эшләячәк.

Пленар утырыш, нәтиҗәләр ясау һәм резолюция кабул итү Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында 14:00 сәгатьтә узачак.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57