(4 май, 2017 ел) Бөек Җиңү көненә багышланган концерт программасынТатарстан Республикасының халык артисты Илсур Сафин тәкъдим итте. Чарада шулай ук Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының иҗат коллективлары чыгыш ясады. (ФОТО)
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа инде икенче ел рәттән Халыклар Дуслыгы йортында уза һәм ветераннар, Казан халкы өчен Җиңү көненә үзенә күрә бер бүләк булып тора.
Концерт башланыр алдыннан тамаша залында Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләт вәкиле булган татарстанлыларга багышланган күргәзмә ачылды.
ТР халык артисты Илсур Сафин башкаруында сәхнәдән сугыш чоры җырлары, русча һәм татарча композицияләр яңгырады.
Концерт программасы матур гадәт буенча «Җиңү көне» композициясе белән өгәлләнде.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге