(12 май, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәге катнашында балалар өчен булган «Татарстан халыклары бәйрәмнәре» («Праздничный круг народов Татарстана») интерактив энциклопедияне тәкъдим итү чарасы узачак.
Презентация18 май көнне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында үтәчәк. Башлана 13:00 сәгатьтә.
Проект Татарстан өчен дә, Россия өчен дә бик үзенчәлекле. Тәүге тапкыр балалар өчен ирекле формада заманча фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, яз-җәй айларында уздырылучы календарь бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында (Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау), музыкаль һәм инструменталь мәдәният, декоратив-гамәли сәнгать, Татарстанның төп халыклары (татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, керәшеннәр) этнографиясе турындагы материал тәкъдим ителә.
Проектның максаты – Татарстан Республикасы балаларында семантикасы буенча халык бәйрәмнәренең дөрес образларын формалаштыру, шулай ук балалар өчен интерактив энциклопедия рәвешендә кулай һәм кызыклы формада үз халкының һәм Татарстанның башка халыкларының мәдәниятына карата хөрмәт һәм кызыксынуны тәрбияләү.
Проект милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, мәдәниятын, телен һәм йолаларын саклауга юнәлдерелгән. Ул ТР министрлар кабинетының иҗтимагый мөхим проектларны чынга ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә торган грант хисабына эшләнелгән.
Татарстан Халыклары Дуслыгы йортында узачак презентацияләү чарасында проект җитәкчесе Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, проект авторы Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәге директоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәгенең фәнни хезмәткәре, Татарстан журналистлар Союзы әгъзасы Гөлнара Мансурова, шулай ук проектны тормышка ашыручылар чыгыш ясаячак. Чарага Татарстанның милли-мәдәни автономияләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре чакырулы.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге