(16 май, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни автономияләрнең урыны һәм роле» халыкара конференциянең пленар утырышы үтте. (ФОТО)
Чараны РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов ачты.
— Конференциядә Россия Федерациясенең 40тан артык регионы вәкиле катнашты: йөздән артык катнашучы, — дип билгеләп үтте ул.
Пленар утырыш ачылышында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
— Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда милли-мәдәни автономияләрнең урыны һәм роле темасы һәракыт актуаль, чөнки, төрле халыкларны үзенә сыендырган Россия Фередациясе яшәү сәбәпле, федерализм яшәячәк, — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Үз чыгышында спикер милләтара мөнәсәбәтләр сферасында Татарстан тәҗрибәсе турында да әйтеп китте һәм аеруча да Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген мәгълүмати яктан яктыртудагы зур рольне билгеләп китте, үз халыкларының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклауда автономияләрнең тырышлыгын искә алды.
— Үз телебезне югалтырга без хокуксыз. Кешеләргә хөрмәт белән карасак һәм сак эш йөртсәк, без аны онытмабыз. Безнең көчебез — күптеллелектә, күпмәдәниятлыкта, халыклар дуслыгы хисабына бөек көчкә ия булган Россия кебек илнең күпмилләтлелегендә.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президентының регионара конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгатен укыды. Рөстәм Миңнеханов конференциянең милли-мәдәни үсештәге актуаль сорауларны хәл итү, милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау өлкәсендәге уңай тәҗрибә белән уртаклашу буенча эффектлы мәйдан булуына ышанычын белдергән.
Фәрит Мөхәммәтшиннан соң сүзне РФ белорусларының федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Сергей Кандыбович алды.
— «Казан мәйданы» дигән төшенчә барлыкка килде. Анда күп еллар дәвамында Бөек Россиянең яңа милли сәясәте формалаша. Бүгенге көндә Казан Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыручы витрина булып тора.
Сергей Кандыбович бу елның июль аенда Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылачагы хакында әйтеп китте. Шул ук шәһәрдәге мәктәпкә дә композитор исеме биреләчәк.
Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты федераль Дуслык йортын булдыруда үрнәк булып тора ала, дип белдерде.
Пленар утырыш барышында федераль дәрәҗәдәге белгечләр чыгыш ясады. Россия фән академиясенең этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков әйтүенчә, «без — россиялеләр» аңлатмасы соңгы елларда беренче урынга чыкты, әмма ул тәңгәллекнең башка формаларын да кире какмый.
2016 елның октяберендә Владимир Путинның милли сәясәт концепциясе хакында әйткән сүзен искә алып, Валерий Тишков әлеге концепциянең бу елның җәенә булдырылу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова Россия милләте бердәмлеге елын үткәрү буенча концепцияне булдырырга кирәклеген искә алды.
Пленар утырыш гомуми резолюцияне кабул итү белән тәмамланды.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге