Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россия 24» каналы милли сәясәтнең төп юнәлешләре турындагы роликлар сериясен ачып җибәрде. Әлеге проект милли сәясәтнең өстенлекләре белән уртаклашачак һәм Россия халыклары белән таныштырачак. (ВИДЕО)
Беренче ролик-инфографика «Россия — саннарда» рубрикасында чыкты. Ул РФ халыклары һәм «Дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру» программасының төп юнәлешләре турында.