(31 май, 2017 ел) Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә «Балалар дөньяны ясый» исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Анда Казанның №15 балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре куелган. (ВИДЕО)
9-13 яшьлек яшь авторлар төрле жанрдагы эшләрен тәкъдим иттеләр: акварель, карандаш һәм майлы буяулар белән белән ясалган сурәтләр һ.б. Эшләрнең темалары да төрле: Татарстан халыклары бәйрәмнәреннән алып Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланганнарына кадәр.
№15 балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Константин Егоров күргәзмә кунакларына әлеге эшләрнең ничек ясалуы, бу эшчәнлек вакытында нинди авырлыклар килеп чыгуы турында сөйләде. Шулай ук ул мәктәптәге укыту процессы белән дә таныштырды.
Үз чиратында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының хореография коллективлары балаларының да рәсемнәре күргәзмәсен оештыру хакында тәкъдим ясалды.
Күргәзмә ачылышы тантанасы ахырында Казанның №15 балалар сәнгать мәктәбе укытучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Күргәзмә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында июль ае ахырына кадәр эшләячәк.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге