(29 май, 2017 ел) Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең туган тел укытучылары «Күпмилләтле җирлектә Татарстан халыклары гореф-гадәтләре һәм туган тел» темасына квалификацияне арттыру курсларын үтәләр. Укыту Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында уза.
Әлеге курслар Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, туган телен өйрәтүче өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен махсус эшләнелгән.
Курслар Татарстан Республикасының белемне үстерү Институты тарафыннан эшләнелгән. 64 сәгатьлек курсларны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 20 укытучысы үтә.
«Квалификацияне арттыручы әлеге курсларны уздыру күптән кирәк иде. Әгәр дә рус, татар, чуаш һәм башка телләр укытучылары даими рәвештә шундый курсларга йөри алган булса, безнең мәктәбебездәге әрмән, грузин һәм башка телләр укытучыларының андый чараларда катнашканы юк иде», — дип сөйләде Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили.
Курсларны үтеп бетергәннән соң барлык укытучылар да дәүләт үрнәгендәге дипломнарга ия булачак.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге