(26 май, 2017 ел) Казанда «Дөнья энҗесе — 2017» матурлык һәм талант конкурсы финалы узды. Төп бүләк өчен 13 ил вәкиле көч сынашты. Конкурсны оештыруда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе дә үз өлешен кертте.
Конкурсның финал өлешендә Әрмәнстан, Бенина, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таджикистан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Һинд, Камеруна, Польша һәм Вьетнам илләреннән 13 кыз катнашты.
Моннан тыш ике катнашучы кыз Россия Федерациясе регионнарын тәкъдим итте: Татарстан һәм Дагыстан.
Катнашучы кызлар иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр, интеллектуаль конкурста зирәклекләрен күрсәттеләр һәм, әлбәттә, үз туган якларының милли костюмнары белән таныштырдылар.
Нәтиҗәдә, «Дөнья энҗесе — 2017» Миссы титулына Дагыстан Республикасыннан килгән Азалия Гайнетдинова ия булды. Беренче Вице-мисс титулын Таджикистаннан Фирүзәбану Абдуллоева, икенче Вице-мисс титулын Төрекмәнстаннан Мәликә Мавлянова яулады.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге