(1 июнь, 2017 ел) Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында балалар лагерьларында ял итүче Казан мәктәпләре укучылары өчен концерт узды. (ФОТО)
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының иҗат коллективлары: «Алтын» хореография студиясе, «Сакартвело» грузин биюе ансамбле, «Ләйсән» вокаль ансамбле нәни яшь тамашачыларга җыр һәм бию аша республикабыздагы халыклар мәдәниятын күрсәттеләр. Сәхнәдә татар, рус, чуаш, мари, удмурт, грузин, бурят халыклары, шулай ук Дагыстан һәм Төньяк халыклары мәдәнияты тәкъдим ителде.
Күңел ачудан тыш балаларга халыклар, аларның мәдәни үзенчәлекләре, тарихлары һәм яшәгән җирләре турында сөйләделәр,
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге