(7 июнь, 2017 ел) Делегация составында Кырым Республикасыннан килеп, Татарстанда менеджмент, муниципаль һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә кырымлыларны укыту буенча программа кысаларында белем алучы студентлар иде.
Кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров каршы алды. Делегация милли-мәдәни автономияләр бүлмәләрен, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен, «Дуслык» музеен, мәгълүмат үзәген карадылар.
Әлеге очрашу кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан чынга ашырылучы төрле проектлар тәкъдим ителде: республикакүләм милли бәйрәмнәрдән алып Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе проектларна кадәр. Мәгълүмати эшчәнлек өлкәсендә делегация әгъзаларына ТР интерактив этнографик атласының эш версиясе, Татарстан халыклары Ассамблеясе белән Республикакүләм традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең «Татарстан халыклары бәйрәмнәре» проекты күрсәтелде.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге