Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Разил Вәлиев: «Милли мәгарифне үстерү – барлык хакимият органнарының бурычы»

Разил Вәлиев: «Милли мәгарифне үстерү – барлык хакимият органнарының бурычы»

admin 15.06.2017

(15 июнь, 2017 ел) Казанда Мәагариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Чарада муниципалитетлар дәрәҗәсендәге депутатлар, шәһәр һәм районнардан башкарма комитетлар вәкилләре, мәгариф өчреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.

21083_pic

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, берничә район советының комиссия рәисләре һәм комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары катнашты.

Утырышны ачып, Разил Вәлиев милли мәгариф торышында халыкның милли үзенчәлеге ачык чагылуын белдерде.

“Милли мәгарифне үстерү барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең уртак бурычы булып тора, — дип билгеләп үтте ул. – Безнең күп милләтле республикабызда бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә. Милләт буларак юкка чыгасыбыз килми икән – без беренче чиратта милли мәгарифне сакларга һәм үстерергә тиеш. Чөнки аннан башка милли мәдәният та, тел дә, гореф-гадәтләребез дә булмаячак”.

Разил Вәлиев соңгы вакытларда кайбер авылларда милли мәктәпләр ябылу кыркынычы турында халыктан шикаятьләр килүенә аптыравын белдерде.

“Җирле хакимият органнарының мондый төпсез карарларын аңлап та, кабул итеп тә булмый – диде ул. – Соңгы бер ай эчендә генә дә Әлки, Биектау һәм Яңа Чишмә районнарыннан шундый эчтәлекле өч хат килде. Республика җитәкчелегенең милли мәктәпләрне аеруча татар авылларындагы мәктәпләрне, япмаска тырышу турындагы карары була торып та шундый хәлләр булуы борчылу тудыра”.

“Татарстанда милли мәгарифне үстерү турында” нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, милли мәгарифне, телләрне һәм мәгарифне саклап калу һәм үстерү хакимият белән җәмгыять үзара хезмәттәшлек иткәндә генә нәтиҗәле булырга мөмкиню. Милли мәгарифнең төп проблемаларын санап китеп, министр кайбер планнар белән уртаклашты. Аның фикеренчә, шәһәр мәктәпләрендә милли мәгариф буенча директор урынбасары берәмлеге кертеләчәк, милл кадрлар әзерләүче ресурс үзәкләре ачылырга тора, ТР Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты оештырыла, Халыкара татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе гамәлгә куелачак.

Фикер алышуларда комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары Индус Таһиров һәм Фәндәс Сафиуллин катнаштылар. Алар милли мәктәпләр челтәрен киңәйтергә, әлеге сорауны Дәүләт Советы утырышында һәм, ихтимал, Бөтендөнья татар конгрессы җыенында тикшерергә тәкъдим иттеләр.

Сөйләшүгә нәтиҗә ясап, Дәүдәт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова утырышта әйтелгән тәкъдимнәрнең өйрәнеләчәген һәм карарга кертеләчәген хәбәр итте.

Утырышта башка сораулар да каралды.

РТ Дәүләт Советы

 

Продолжить чтение

Назад: Казанда тәүге тапкыр Халыклар дуслыгы парады узды
Далее: Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57