(27 июнь, 2017 ел) Россиядә узучы Конфедерацияләр кубогы кысаларындагы Португалия һәм Чили җыелма командалары уены алдыннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Португалиянең эре ММЧсы — RTP теле- һәм радиокомпаниясе журналистлары булып китте.
Әлеге журналистлар Португалия халкына Конфедерацияләр кубогы турында гына түгел, ә кубок уеннары узучы шәһәрләр турында да сөйлиләр. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында журналистлар Жоао Педро Мендонса һәм Марио Питейра булдылар. Бу очрашу Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылды.
Экскурсия барышында алар Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты белән таныштылар, хәтта RTP каналы өчен сюжет та төшерделәр. Португалиялеләр үз илләрендә нинди халыклар яшәве турында да сөйләделәр, әмма аларның саны Россиядәге халыкар саны белән чагыштырырлык түгел дип искәрттеләр.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге