(6 июль, 2017 ел) 20 июнь көнне Сургут шәһәре Татар яшьләре берлеген рәсми рәвештә теркәгәннәр. Бу хакта Сургут Татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Әфләтүнова хәбәр итте.
Татар яшьләре берлеген рәсми рәвештә теркәү идеясе быелгы Сабан туеннан соң барлыкка килгән. Сургут шәһәрендә Сабан туе 18 июньдә узган. Бу көнне татар яшьләре, бергәләп флешмоб ясап, Сабан туена килгән кунакларны биеткән. Флешмобта татар яшьләреннән 40 ка якын кеше катнашкан.
Сургут шәһәренең Татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Әфләтүнова яңа активистлар барлыкка килүе турында: “20 июньгә безнең рәсми теркәлү булды. Аңа кадәр без инде ничә еллар буе Сургут шәһәрнең милли-мәдәни автономиясенә ярдәм итеп килдек. Теркәлү Сабан туеннан соң булды. Без флешмоб ясадык. Флешмобтан соң яңа активистлар пәйда булды, вазифаларны бүлештек”, — дип сөйләде ул.
Берлекне рәсмиләштерүгә Казанда узган Татар яшьләре форумы да сәбәп булган. “Форумнан барыбыз да илһамланып кайттык”, — ди Гөлназ Әфләтүнова.
Сургут шәһәренең милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче Татар яшьләре берлеге берничә ел шәһәр чараларын оештыруда актив рәвештә катнашып килә. Бу чаралар яшьләрне җәмәгать эшләрендә актив булырга, бер-берсе белән аралашырга өнди.
Татар яшьләре берлеге бик яктив яши. Мәсәлән, 9 июль көнне яшьләр, бергә җыелып, табигатькә чыгалар. Монда кызыклы уеннар, татарча җыр-биюләр уздырыла. Ял итүгә яшьләрдән кимендә 30 якын кеше килер дип көтелә.