Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар яшьләре көннәре быел 25-29 августта узачак

Татар яшьләре көннәре быел 25-29 августта узачак

admin 07.07.2017

(7 июль, 2017 ел) Татар яшьләре көннәре 2017 елның 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак, дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге. Биредә Россия Федерациясе һәм чит илләрдән 150гә якын делегат катнашуы көтелә.

19-24

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Программада татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, театр һәм халык гамәли сәнгате буенча иҗади остаханәләр каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, «түгәрәк өстәл», диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр, дип көтелә.

Татар яшьләре өчен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә бирелә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Сургутта Татар яшьләре берлеген рәсмиләштергәннәр
Далее: Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57