(31 июль, 2017 ел) Татар телен күтәрү өчен, татар-инглиз мәктәпләрен ачарга кирәк. Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты галимәсе Заһирә Кашапова шулай дип саный.
“Ана телен саклау өчен, иң элек бала гаиләдә татар мохитендә яшәргә тиеш. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә кечкенәдән сеңдереп үсәргә кирәк. Мин үзем дә әби-бабай белән үстем. Алар күңелдә телебезгә, динебезгә ихтирам, халкыбызга мәхәббәт уятты”, — дип сөйләде Заһирә Кашапова.
“Хәзерге җәмгыятьтә татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен. татар-инглиз мәктәпләрен ачарга кирәк. Казанда инглиз телендә укыта торган мәктәпләр бик күп, алар бик кыйммәт, аларда югары дәрәҗәдәге, бай кешеләр генә балаларын укыта. Татар-инглиз телендә мәктәпләр ачылса, халык анда да балаларын укырга бирер иде”, — дигән фикердә галимә.