(2 август, 2017 ел) «Безнең милләт беркемнән дә ким милләт түгел. Без дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсенең ияләре», – дигән фикер җиткерде бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының секция утырышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Татар телен белсәң, дөньядагы халыкның яртысы белән аралаша аласың, дип саный Җәлил хәзрәт.
«Ə без шушы телнең кадерен белмибез, балаларыбызга өйрәтмибез. Элек, татарча өйрәнсен дип, балаларны авылга кайтаралар иде, хәзер әбиләр үзләре русча сөйләшә. Авылга кайтарып та, баланы татарчага өйрәтеп булмый. Гаиләдә игътибар кирәк. Бала нәселе һәм милләте белән горурланып үссен», – ди ул
Баш казый үз чыгышында милләт бетүдә катнаш никахларның тәэсире булуын да ассызыклады.