(4 август, 2017 ел) Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга “Милләт каһарманы” ордены тапшырылды. Әлеге бүләк бары 5 елга бер тапкыр гына бирелә.
“Ышаныч күрсәткән өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. Моннан 25 ел элек мин Әлмәттән килгәндә бер татарча сүз дә белми идем. Сөйләшергә дә, телне аңларга да өйрәттегез. Рәхмәт сезгә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында.
Татар-информ