(8 август, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче һәм татар телен укытучы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук РФ субъетларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-киңәшмәсенең пленар өлеше үтте. (ФОТО)
Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Семинар-киңәшмә Татарстанда өч көн дәвамында барды: 6 августтан 8 августка кадәр. Бу вакыт аралыгында чарада катнашучылар Казан һәм республика районнары мәгариф оешмаларында булдылар. Мисалга, Яшел Үзән районының Акъегет авылындагы җирле милли мәктәп мисалында милли-мәдәни компонентлы мәктәпнең мәгариф потенциалы тәкъдим ителде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт
Утырыш барышында РФ субъектларында милли-мәдәни мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде, аларны чишүдә муниципалитетларның роле билгеләнде. Барысы да Россия төбәкләрендәге төгәл мисаллар белән каралды.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге