(15 август 2017) 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллекләре һәм ТР районнары һәм шәһәрләрендәге Халыклар Дуслыгы йортлары бәйрәм уңаеннан үз программаларын әзерли.
Әлмәттә Шәһәр һәм Республика көннәрен берләштереп шәһәр паркында бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм концертында әрмән, әзербайҗан, таджик һәм үзбәк милли-мәдәни берләшмәләренең иҗат коллективлары, шулай ук Якшәмбе мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак.
Алабуга шәһәрендәге Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге бәйрәм уңаеннан чараны ике мәйданда оештырырга уйлый. Иллюзион кинотеатрында «Туган йортым — Республикам» концерт-күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк. Программа кысаларында шәһәрнең фольклор иҗат коллективлары, рус, әрмән, таджик, удмурт, әзербайҗан, дагыстан, керәшен, татар милли-мәдәни берләшмәләре, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре чыгыш ясаячак. Балалар өчен мастер-класслар күрсәтүче иҗади мәйданнар эшләячәк. Бәйрәм программасы «Халыклар дуслыгы» милләтара курчак театр-студиясе тамашасы белән башланыр дип көтелә. Шулай ук «Сити-центр» сәүдә үзәге территориясендә Яшьләр Ассамблеясе «Милли колорит» флешмобы оештырачак.
Менделеевскта Республика көне уңаеннан шәһәр һәм район иҗат коллективлары катнашында «Мин яратам сине, Татарстан» дип семләнгән зур бәйрәм концерты узачак, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен спорт уеннары оештырыла. Бәйрәм кысаларында Менделеевск шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты «Күпмилләтле Менделеевск» фотокургәзмәсен әзерли.
Республика көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты концерт программасы әзерли: башкорт, мари, мордва, керәшен, удмурт, украин, казак, чуаш, татар халык фольклор, бию һәм вокал ансамбльләре һәм башка иҗат коллективлары, аерым башкаручылар бәйрәмнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗның 50 яшьлеген дә бәйрәм итү уңаеннан «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорының барлык милли-мәдәни берләшмәләре ике КАМАЗ машинасын бизәп, шәһәр буенча йөриячәк.
Түбән Кама шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты бәйрәм программасын өч мәйданда күрсәтәчәк. Рус, украин, чуаш һәм татар иҗат коллективлары Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак концерт программасында, ә таджик, әзербайҗан, керәшен һәм әрмән милли-мәдәни берләшмләре вәкилләре «Гаилә» паркында узачак концерт программасында чыгыш ясаячаклар. Моннан тыш Халыклар Дуслыгы йорты базасында шәһәр халкы өчен «Кичке уеннар» бию-күңел ачу программасы һәм Якшәмбе мәктәбе укучылары катнашында балалар өчен танып-белү программасы оештырылачак.
Нурлат районының «Дуслык» скверында Нурлат шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты «Дуслык тәкыясы» фестивале оештырырга уйлый. Бәйрәм концертында Халыклар дуслыгы йортының чуаш, казак, рус иҗат коллективлары, ветераннар хоры чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта Халыклар Дуслыгы йортының фойесында берничә күргәзмә эшләячәк: милли аш-су күргәзмәсе, «Чәчәк ат, Татарстан» фотокүргәзмәсе һәм «Алтын куллар» халык иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе. Кич белән шәһәр мәйданында артистлар катнашында зур бәйрәм концерты, спорт уеннары оештырылачак, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләячәк. Бәйрәм уңаеннан Халыклар Дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре төрле тәмле эчлек тутырылган дуслык ләвәше пешерәчәк.
Тәтеш районында Республика көне уңаеннан узачак бәйрәм концертында район һәм шәһәр иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак, мисалга, «Веснянка» рус ансамбле, «Селяночка» һәм «Умарина» мордва ансамбльләре һәм башкалар. Мәйдан буенча милли утарлар тезелеп китәчәк: рус, татар, чуаш, мордва. Биредә милли-мәдәни берләшмәләр, шулай ук район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре милли аш-су, шулай ук уха һәм балык ризыклары тәкъдим итәчәк.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге