22 августта Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә Татарстан рәссамнарының эшләре тупланган «Уртак йортыбыз» күргәзмәсе ачылу тантанасы үтәчәк.
«Дуслык» галереясендә 40 автор, Россия һәм Татарстан рәссамнары союзы әгъзалары тарафыннан тудырылган 50дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Авторлар – төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, чуашлар, үзбәкләр, украинлылар, керәшеннәр һ.б. Эшләр төрле техника ярдәмендә ясалган, әмма барысын да бер идея берләштерә: туган якка мәхәббәт.
Күргәзмә Россия флагы көне һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. Чарага иҗади интеллигенция, җәмәгатьчелек, ветераннар оешмалары, РФ һәм РТ Рәссамнар союзы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырулы.
Татарстанның Халыклар Дуслыгй ортының мәгълүмат үзәге