(22 августа 2017) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россиянең Дәүләт флагы көне белән котлады.
Хөрмәтле ватандашлар! Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда кайбер даталар аеруча әһәмияткә ия. 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне әнә шундыйлардан.
Ил флагы – дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны һәм абруе, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагылыш таба. Ак, зәңгәр, кызыл тасмалардан гыйбарәт әләм, император Петр Беренче сызган сызымга нигезләнеп, 1705 елның 20 гыйнварында аның указы белән Россия дәүләт флагы итеп раслана, горизонталь буйларның төсләре дә аның тәкъдиме белән сайлап алына. Әмма 1918 елның апрелендә ул революциянең кызыл байрагы белән алмаштырыла һәм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә аннан соңгы 70 ел буена җилферди. 1991 елның августында РСФСР Югары Советы өч төсле тарихи әләмне кабат Россия Федерациясе Дәүләт Флагы итеп таный. Бүген ул, яңа Россиянең чагылышы буларак, гадәттәгечә, россиялеләрнең тынычлыкка һәм алгарышка бердәй омтылышын берләштерә.
Безнең уртак үткәнебез, һичшиксез, көч бирә. Әмма дәүләтнең иң шанлы, күп очракта каһарман, ә кайбер вакытта хәтта фаҗигале тарихы да үзеннән үзе генә гражданнарына яхшы тормыш тәэмин итә алмый. Киләчәк өчен бүген яхшы гамәлләр кылырга кирәк. Россия демократик үзгәрешләр, икътисадый һәм социаль үсеш юлында кыю адымнар ясый. Россия халыкларының бердәм гаиләсендә татарстанлыларның да теләкләре, мәнфәгатьләре һәм уй-фикерләре тиңдәш, алар бергә ирешкән уңышлар белән горурланалар, фидакарь хезмәтләре белән Россия Федерациясенең абруен һәм куәтен арттыралар. Ләкин безгә әле ил өчен дә, республика өчен дә, үзебез һәм балаларыбыз өчен дә күп эшләр башкарырга кирәк. Моның өчен бездә тупланган тәҗрибә дә, чиксез энергия һәм хезмәт сөючәнлек тә җитәрлек.
Кадерле дуслар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – безгә рухи бергәлек, уртак казанышларыбызда горурлык хисе бирә торган гомумхалык бәйрәме. Барыгызга да нык сәламәтлек, Ватаныбыз хакына һәм аның даны өчен хезмәт һәм иҗат уңышлары телим.