(22 август, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россия Федерациясе әләме (флаг) көне һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмз ачылды, Биредә төрле илнең төрле милләттән булган осталары эшләре тәкъдим ителгән. (ФОТО)
Тантаналы ачылыш Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле башкаруындагы төрле милли композицияләр белән үрелеп барды. Күргәзмәдә кырык автор — Россия һәм Татарстан рәссамнар Союзы, Әрмәнстан Республикасы осталары — тарафыннан тудырылган илледән артык эш тәкъдим ителгән. Алар — төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, чуашлар, әрмәннәр, үзбәкләр, украинлылар, керәшеннәр һ.б.
Күргәзмә ТР артказанган мәдәният хезмәткәре, «Кудерушки» вокаль ансамбле җитәкчесе Светлана Измайлованың чыгышы — «Гляжу в озера синие» композициясе белән башланып ачылды.
Күргәзмә кунакларын сәламләп Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР рәссамнар Союзы рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиева чыгыш ясады.
«Әләм — ул безнең күпмилләтле, күпдинле илебезне берләштерүче символ. «Бу — минем илем, бу — минем әләм», — дип һәрберебез әйтә алырлык нинди дә булса уртак башлангычлар булырга тиеш», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Шулай ук күргәзмә ачылышында «Дуслык» галереясен төрле ил һәм Россия төбәкләре рәссамнарын берләштерү мәйданы итеп эшләү тәкъдиме белән чыктылар.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге