Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ирек Шәрипов: «Телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк»

Ирек Шәрипов: «Телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк»

admin 21.09.2017

(21 сентябрь, 2017 ел) Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында телләр мәсьәләсенә урын бирелүенә сөенүен җиткерде.

16-17

«Әлбәттә, җәмгыятебездәге тынычлык, тигезлек, гаделлек мәсьәләсе ул һәрвакыт беренче урында булды. Телләр өйрәнү мәсьәләсе шул ук гаделлек, баланс мәсьәләсенә карый. Сүз дә юк, телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк. Бүген сүз рус телен өйрәнү сыйфатын арттыру турында да бара. Шул ук вакытта татар телен өйрәнү сыйфаты да республикабызда сораулар тудыра. Шуңа күрә ул киеренкелек тудырмасын өчен һәм гаделлекне, балансны саклап калу максатыннан, бу мәсьәләдә караш үзгәрергә тиештер. Телләр мәсьәләсендә республикабызда уникаль ситуация: бездә хәтта өч телдә аралашучы гражданнар саны да бик күп. Республикада яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының күп өлеше – өч телле халык. Республикабызда аларның туган телләрен өйрәнү өчен дә тиешле шартлар тудырылган, шул ук вакытта алар мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен дә тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп өйрәнә. Шуңа күрә өч телле гражданнарыбыз булу Россия Федерациясендә әле уникаль ситуация булып тора. Киләчәктә бу үзгәлекне дә саклап калу һәм җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерү юлларын да эзләргә кирәк», – диде «Татар-информ»га Ирек Шәрипов.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Мәскәүдә Россия халыклары Ассамблеясе Советы президиумы утырышы уза
Далее: Ирек Шәрипов: «Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57