(4 октябрь, 2017 ел) Арча районында «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең икенче зона сайлап алу туры узды. Татарстан халыкларының милли мәдәниятен республикабызның биш муниципаль районы вәкилләре күрсәтте.
Теләче, Кукмара, Балтач, Арча һәм Әтнә районнарыннан килгән аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары төрле жанрдагы 40 чыгыш күрсәтте. Әлеге зона сайлап алу турында барлыгы 200дән артык кеше катнашты.
Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә татар, рус, керәшен, удмурт һәм грузин халыклары мәдәнияты тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, иң әйбәт аерым башкаручылар һәм коллективлар 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак Гала-концертта катнашачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге