(10 октябрь, 2017 ел) «Күпилләтле Казан көе» («Музыка многонациональной Казани») I милли мәдәниятлар фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны оештыручыларга 2017 елның 1 нояберенә кадәр юлларга кирәк.
Фестивальнең оештыручылары — Казан шәһәренең Башкарма комитеты, Татарстанның Халыклар Дуслыгй орты һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассаблеясе.
Фестивальдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең милли берләшмәләре, милли-мәдәни үзәкләре, җәмәгать оешмалары һәм халыклар оешмалары вәкилләре, шулай ук үзешчән фольклор-этнографик коллективлар, мәдәният һәм мәгариф оешмаларының иҗат берләшмәләре вәкилләре катнаша ала.
Фестивальдә чыгыш ясаучылар милли костюмнардан үзләренең милли уен коралларын тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашу өчен 2017 елның 1 нояберенә кадәр фестивальне оештыручыларга гариза юлларга кирәк.
Тулырак мәгълүматны (843) 299-15-93, (843) 299-15-90 телефоннары аша белергә мөмкин.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге